Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 36
Шигырьләр
Шагыйрьгә
ОглавлениеБулса синдә Әфләтунның акылы,
Садәлеге керсез сабыйның,
Дәрвишлеге Хуҗа Насретдиннең,
Исәрлеге Мәшрәп Сафиның,
Телгә оста булсаң чичән кебек,
Уйга – йөгерек, дала атыдай,
Гаделлектә Нәүширваннан гадел,
Юмартлыкта булсаң Хатом-Тай…
Анда да син камил түгел, шагыйрь!
Җитми әле Хәйям касәсе,
Һәрдәм тулы шатлык шәрабына!
Бар әле бер күкрәп яшьнәсе,
Салават күпере салып күңелләргә,
Коясың бар хисләр ләйсәнен,
Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте
Һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!..
Син кәрванбаш нар дөягә охшаш –
Күпме йөкләр сиңа артыла!
Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең –
Тугрылыклы булу халкыңа.
1969