Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 39

Шигырьләр
Йорт казлары

Оглавление

– Кыйгак-кыйгак! Каз, каз…

Казның гомере аз, аз:

Бер көз, бер җәй, бер яз…


– Кыйгак-кыйгак-кыйгак!

Канатларыбыз да ак,

Сүзләребез дә хак,

Хак, хак, хак.


Күндәм йорт казлары без,

Тиз үтә язларыбыз,

Бик кыска гомеребез:

Бер яз, бер җәй, бер көз…


Суга сугып шап-шап,

Канатларың как, как,

Язмыштан йөз каплап,

Яши бир кыйгаклап.


Өмәләр ясар җиңгәй,

Булыр гадәттәгедәй…

Бик кыска шул гомеркәй:

Бер көз, бер яз, бер җәй…


– Кыйгак-кыйгак-кыйгак!

Очалмыйбыз ерак

Кыр казлары сымак.

Алар һәр яз кунак…

Каз, каз, каз!

Тик бер генә безнең яз…


1969

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх