Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 26

Шигырьләр
Өмет

Оглавление

Ни әйтерсең, әгәр беркөн үлем килсә:

– Вакыт җитте китәргә, әйдә, кем! – дисә.


Ярый ла әйтә алсаң: – Чү, орынма! – дип.–

Юлыңда бул, миңа таба борылма! – дип.


Әйт-әйтмә, тик Әҗәлнең күңеле йомшармас,

Явыз булса да, ул тугры – ришвәт алмас.


– Күп интектең, – дияр, – ял ит, күзеңне йом…

Алып калмас хәтта табиб кылган им-том.


Шулай да мин бер хәйләсен табармын, шәт,

Калыр өчен тагын гүзәл җирдә яшәп!


Калдырырмын, әйтсәм әйтим, мин чынымны.

Мирас итеп, һич югында, бер җырымны.


Шул җыр белән минем исемем дә онытылмас,

Тәнгә булса булыр кабер, җанга булмас!


1967

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх