Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 24
Шигырьләр
«Мәхәббәтем, җиргә Сак-Сок булып…»
ОглавлениеМәхәббәтем, җиргә Сак-Сок булып
Яралмасак, нәрсә булган соң?!
Арабызда еллар ераклыгы…
Белә торып ник омтылам соң?!
Язгы чәчәк булып күкрәгеңә
Куналмадым күкрәп үскәндә.
Риза булыр идем, итәгеңә
Көзге яфрак булып төшсәм дә.
Моңын, сагышын яшереп йөрәгемнең,
Балкып торса ачык йөзләрем,
Син уйлама шат дип… яшьсез булыр,
Яшьсез елар минем күзләрем…
1966