Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 37
Шигырьләр
Атлантида
ОглавлениеАтлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда…
Бер-берсенең тамрын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан…
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан…
Ә без менә, без – бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан…
Ә без менә, без – бар, эз бар җирдә –
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: – Без – татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
1969