Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 6
Шигырьләр
Яшен яктысы
ОглавлениеЯлтырап яшен атылды
Офык читендә,
Гүя якты көн чагылды
Төннең битендә.
Миңа һич кирәкми артык,
Яшендәй тик бер
Җырларым нурыннан балкып
Яктырса гомер.
1953