Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 44
Кая була вакыт
ОглавлениеКая була вакыт, кая китә,
Агамы ул, әллә бетәме.
Гомер буе безнең белән булып,
Көтмәгәндә ташлап китәме.
Кая була… сәгатьтә ком кебек,
Бер мизгельгә генә җитәме.
Ашыктырып, тирән уйландырып,
Ул үзенең колы итәме.
Күрмәгәнне аңлау авырырак,
Сизү өчен кирәк, фикерләү…
Вакыт белән ипле булу кирәк,
Аны узып «лутчы» сикермәү.
Вакыт юлдаш, чордаш, уйдаш,
Сорауларга җавап бируче.
Онытылган диеп уйлаганны,
Үткәннәрдән апып килүче…
Аллаhының бер нигъмәте генә,
Кая китә… белә алмабыз…
Ул вакытның кадерләрен белсәк,
Авыр хәлләрдә без калмабыз.
Кая була вакыт… уйлап кара…
Сиңа бирелгәнен булсада…
Вакыт юк дип әйтү гөнаh булыр,
Дөнья эше өелеп торсада…