Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 52

Туган нигез

Оглавление

Кайвакытта туган нигез диеп,

Матур матур сүзләр сөйлибез.

Сагынгандай булып, уйга батып,

Моңлы моңлы көйләр көйлибез.


Үткән вакыт инде барысыда,

Хисләр генә бераз яңара…

Ни булсада, ул буш калган хәзер,

Ул хужасыз булып санала.


Вакытында җылы түбә булган,

Давамнары нәсел җепләре…

Хуҗасызлык картайтада кебек,

Кире кайтмагачтан… көткәне.


Хисләр генә бераз җанланалар,

Күргәннәрдән, искә алганнан.

Язмышларда кайчак шулай була,

Онытылганнар, ялгыз калганнар.


Туган нигез, вакыт галәмәте,

Үсеп житеп… юллар салганда.

Барыбердә гадел кебек тугел,

Туган нигез ялгыз калганда…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх