Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 58
Гомер юлым
ОглавлениеБарам әле тапкан юлларымнан,
Карый – карый тирә ягыма,
Карап торам елга ташуларын,
Менеп басып биек ярына.
Атлаганда, вакытыда үтә,
Барыр юлларыңда кыскара.
Адым үлчи гомер озынлыгын,
Күпмеләре… үтә бушкада…
Мосафиры булып гомереңнең,
Тормыш үтә, булып сәфәрдә.
Яратылган әдәм балалары,
Юлчы булып жирдә яшәргә.
Кайвакытта… олы агайларда,
Комда уйнаган нәни баладай.
Кояш чыгып, кояш батып килә…
Кайтуында уйлап карамай…
Юллар шуңа төрле, төрле була,
Шунадырда алар бормалы.
Барам әле үзе юлым белән,
Кулай булыр, миңа булганы.
Үтәм әле алда булганнарын,
Кайда булсаларда уйларым.
Язганнарын миңа үтәсе бит,
Алар минем гомер юлларым…