Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 53
Җәй рәхәте
ОглавлениеҖәй рәхәте әнә тирә якта,
Яңгырларсыз эссе көннәре.
Җиләс су буйлары яшеллектә,
Елгалары белән күлләре,
Җәй асылы ул бит җылылыкта,
Эсселеккә бераз авышып.
Үзгәртәлмәс кебек бу тынлыкны,
Коеп яуган яңгыр тавышы…
Бөтен җиhан чәчәк ата кебек,
Булсаларда сусау дымнарга.
Нидә булса җитми кебек инде…
Шөкер әйтеп калыйк булганга.
Бүгенгеләр өчен, үткән өчен,
Бу җәйләрне күрә алганга.
Гомер юлы сәяхәтләрендә,
Булганнарны күреп калганга.
Аңлар өчен эссе, сусауларны,
Җир йөзендә булып торганын.
Сакланырлык күләгәләр булыр,
Догаларың булса… кылганың…