Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 43
Тәүбә кая…
ОглавлениеИзге айлар тагы үтеп китте,
Килә алмыйча hаман иманга.
Исраф булган кебек алтын вакыт,
Тәүбә сүзен ныклап уйларга.
Богауланган айда бөтен шайтан,
Вәсвәсәләр бетеп торганда.
Тәкбирләре, гает азаннары,
Манарадан чакырып торганда,
Мөмкинлекнең бәлки соңгылары,
Сизелмичә генә югалды…
Өметләрме барыбер кабынмыйча,
Офык артларына юл алды…
Татып карамыйча аңлау авыр,
Иманныңда нинди булуын.
Тәүбә итү, күңелләргә бирә,
Иман нуры белән тулуын…
Бик аяныч әгәр ишетмәсәк,
Раббыбызның әйткән сүзләрен.
Нигъмәтләрен кире каккан кебек,
Гомер диеп дөнья гизгәнең…
Тәүбә бит ул бары аңлый алу,
Ялгышларың чиксез булганын.
Төзәтергә теләп син шуларны,
Таба алганың дөрес юлларын.