Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 25
Дөнья гәепле буламы
ОглавлениеДөнья гәепле буламы,
Кешеләрдә бармы эше.
Авырлыклар килгән чакта,
Дөньяга сылтый кеше…
Абынсада, егылсада,
Еласада утырып…
Шөкер әйтми гомер буе,
Язмышларын тутырып.
Үзебездән эзләүләр юк,
Ахмаклыкка гаепне…
«Акыллы баш» гөнах кылса,
Нишләп дөнья гаепле?
Дөнья ул бер, барыбызга,
Ул гаепле була алмый.
Яшәү өчен безгә куыш…
Язмышларны бозалмый.
Без кунаклары дөньяның…
Аннан гаеп эзлибез…
Кем булабыз без шуннан соң?
Ансын инде… «белмибез»…