Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 36

Бөдрә таллар

Оглавление

Еракларда калган, әй еракта…

Балачагым булып бөдрә таллар.

Истәлеге, кебек яшьлегемнең,

Ә талларым, шунда көтеп калган.


Таллар нигә шулай истә кала,

Су буйлары… моңсу булганга…

Үткән вакыт бөдрә таллар кебек,

Күз алдына килеп торганга…

Хәтер яңаруы… башка җирдә,

Шундый таллар үсә алганга.

Ошаганнар алар, ошаганнар,

Сөн буенда үскән талларга.


Җәйләр җитә, таллар бөдрәләнә,

Балачактан сәләм биргәндәй.

Бөдрә таллар- балачаклар булып,

Кунак булып җәен килгәндәй.


Бөдрә таллар тагын матурлана,

Сайрар өчен кошлар кунганда.

Балачагым якын кебек әле,

Бөдрә таллар җирдә булганда.

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх