Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 38

Кимчелек

Оглавление

Камиллекнең чиге булмагандай,

Кимчелекләр, бик аз түгелдер…

Язмышларга тәэсир итүче,

Кимчелекле урын – күңелдер.


Синдә дә бар инде кимчелекләр,

Миндә дә бар, алар житәрлек.

Алар сиңа мәңге ияргәндәй,

Көч табыла алмый бизәрлек.


Кимчелекләр була тумыштанда,

Язмышлардан шулай язылып.

Сорап алганнарга охшаганы…

Үз теләгең белән… ялынып.


Кимчелекләр күзне ача кебек,

Төзәтергә теләк туганда.

Кабатлыйсы килми кайберләрен,

Күңел түрләреннән куганда.


Буйсынмаган кебек кайвакытта,

Бар акылга, безнең теләккә.

Кабатлана алар еллар буе…

Авыр эзләр салып йөрәккә.


Кеше өчен артык әйбер булмый,

Анысыда бәлки кирәктер.

Йомшак урын була hәркемнеңдә,

Кимчелексез кеше сирәктер.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх