Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 35
Тибә йөрәк
ОглавлениеТибә йөрәк, әле туктамыйча,
Эшләр эшем әле, димәк бар.
Кемдер өчен, бәлки үзем өчен,
Бу дөньяда әле кирәк бар…
Тибә йөрәк, арымаган кебек,
Көнен, төнен туктый алмый ул.
Аның тибүенә гомер бәйле,
Шулай икәнлеген аңлый ул.
Тибә йөрәк, тавыш бирми генә,
Нинди хәлдә, аны кем белә…
Ул тибүдән аны «коткара ала»,
Бары туктап калган көн генә.
Тибә йөрәк, туктамастай кебек,
Туктауларын теләү бик сирәк.,.
Ниләр генә җирдә кылсакта без,
Йөрәк тибүләре бит кирәк.
Тибә йөрәк, ә без онытабыз,
Кайвакытта аның типкәнен.
Аның тибүләре аркасында,
Гомерләрнең дәвам иткәнен…