Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 39
Кояш баеп килә…
ОглавлениеКыен була тормыш, бу дөньяда,
Дога сүзен читкә этәрсәк.
Ялагайлык дуслык кебек диеп,
Ике флаг бергә күтәрсәк.
Түрә булса, аны хуҗа диеп,
Тормышларны аңа тапшырып.
Басу корып, иген үсмәс булса,
«Яңгыры юк» диеп гәп корып.
Күп сыналды халык мохтаҗлыкта,
Бирелмәде, өмет көч бирде,
Байлык сыналуы авыр икән…
Нәфесләргә шактый көч килде.
Юк вакытта, кеше юмартырак,
Булмаганны юк бит бирәсе.
Бар өстенә, кат кат өелгәндә,
Юмартлыкны килми күрәсе.
Тую сүзе шактый шартлы икән,
Чамаларын авыр табуы…
Байлык бит ул бүген булганнары,
Башка килми… барысы калуы.
Калу гына түгел, әле исраф булып,
Кирәксезгә түккән көч булып.
Көндезләре үтеп, китеп бара,
Кояш баеп килә, кич булып.