Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 32

Күңелгә мунча

Оглавление

Тукай безгә күптән әйткән инде,

«Җанга мунча» дигән сүзләрне.

Бассейннар ясый башласакта,

Җанга караш бик аз үзгәрде.


Керләнгәндәй кием hәм тәннәр,

Күңелләрдә шактый керләнә.

Күңел мунчалары булса гына,

Пакьлана ала, кеше үзгәрә.


Ниләр соң ул күңел өчен мунча,

Күңел ниләр белән пычырый…

Юынмыйча …мин бик чистамын,

Диеп йөрүчеләр очырый…


Ихлас була алу, иң беренче…

Кешеләр hәм Аллаh алдында.

Кылган гөнах – утын учакларга,

Керләр җанда, безнең янгында.


Тәүбәләр бар олы пычырактан…

Җомгалар бар атналар саен.

Гыйбәдәтләр Аллаh карышында,

Вакытын тап син белеп җаен.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх