Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 34

Җыр күңелдә

Оглавление

Күңел никтер җырга тартыла,

Ул чишмәдән… сусау басыла.

Моңлы җырга кереп китә кеше,

Кайгы төшкән чакта башына…


Берәү җырлый, берәү тыңлый ала,

Кемгә ничек сәләт бирелгән.

Сагынуларга җавап, җырын суза,

Ерак чакта туган җиреннән.


Күңел дулкыннары очырышып,

Йөрәк тибешенә кушылыр.

Хисләр җебе белән тоташтыру,

Җыр булуга сәбәп шушыдыр.


Үзе көе, үзе дулкынында…

Һәркемнеңдә якын җырлары.

Кәеф ачкычыдай булып кала,

Кеше күңелендә җыр бары…


Кабатлана алар эчтәлектә…

Ләкин төрле – төрле моңнары.

Ишетелә алмый hәркемнеңдә,

Күңелендә туган җырлары…


Бер күңелдә, җырлап, тыңланып,

Бер күңелдә генә моңланып.

Җырлангандай гомер җыры кебек,

Ишетелә ала соңланып…



Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх