Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27

Стаканида

Оглавление

Кемнәр соң без кайда яшибез,

Нинди илдә нинди халыклар.

Рәхәттән hаман туялмаган,

Гаделлектән әллә ялыккан…


Без күчкәнме әллә, яңа илгә,

Гөнахлылар өчен төзелгән.

Барсы бергә, бае, хәерчесе,

Ярлыкаудан өмет өзелгән…


Бөтен өмет стаканда кебек,

Матур итеп ясап – бәйрәмнәр.

Бөтенесе олы бер түгәрәк,

Бәйрәм, алдауларга әйләнгән.


Яңа канун кеше үзләштерә,

Алдамаган кеше надан кебек.

Стаканы – кеше сынау өчен,

Сыйламаган кеше саран кебек.


Түбәтәйләр кия башласакте,

Түребездә тора… стакан өйдә.

Без яшибез шундый гәҗәп илдә

Исемнәре әллә Стаканида…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх