Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26
Кабатланмас
ОглавлениеКабатланмас инде ул вакытлар,
Ничек кенә искә алсаңда…
Артка борылып, син карасаңда,
Уйларыңа hаман салсаңда.
Юллар ерак… башка баралмаслык,
Булсалардә әле уйлар зирәк…
«Кабатланмас» сүзен аңларгада…
Булганына ризалалашу кирәк.
Балачакта, хәзер син ят кеше…
Яшьлегеңдә кемнәр таныр соң.
Кайту мөмкин булса үткәнеңә,
Анда да син, ялгыз калырсың.
Сагынуны моңнар гына баса,
Аннан башка аңа дару юк…
Гомер юлы бары алга бара,
Артка таба анда бару юк…
Кичерешләр алар эзләр генә,
Син калдыра алган, үткәндә.
Юанычлар алар түгел мени,
Борчылганда гомер үткәнгә.
Бөтенесе бергә нигъмәт кенә,
Күңелләргә булып хәрәкәт.
Кемнәр белә… тормыш көзләрендә,
Шулай бәлки… килә бәрәкат…