Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31
Җәйнең киче
ОглавлениеҖәйнең киче көтеп алынгандай,
Эссе көннәр hаман булганга.
Тынычырак булып кала кебек,
Караңгылык белән тулганда.
Акырын гыны киче якынлаша,
Көн кызуы шактый басылган.
Көтүләрдә инде урап кайтты,
Бушап калган урам башыннан.
Кояш баеый, сүнгән учак кебек,
Җылыларын җирдә калдырып.
Караңгылык үзе салкын кебек,
Утырасың утлар яндырып…
Син аңлыйсын төннәр бик тиз үтә,
Йоклап кына бары китәрлек…
Шунысыда ямьле җәйләр өчен,
Яллар өчен була җитәрлек.
Әтәч тавышлары… көтү чыга,
Караңгылык таңда тарала…
Җәйләр генә, шул кичләре белән,
Хәтерләрдә… истә кала ала…