Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 40

Вакыт бар ул

Оглавление

Вакыт бар ул, нишләп булмасын,

Гомер әллә вакыт түгелме.

Тәүлек сиңа бүләк ителә бит,

Таңнар ату белән бүгенге.


Вакыт бар ул язмыш дәвам итсә,

Әрәм генә булып бетмәсә.

Чишмә суы тәмен кемнәр белә,

Учына алып суын эчмәсә…


Вакыт бар ул теләкләрең булса,

Тирә якка карап алырга.

Урманнарда сукмак эзләмичә,

Киң юллардан барып калырга.


Вакыт бар ул, ләкин үтә тора,

Һәр көннәре, һәрбер сәгате.

Кеше күңеленә салынган бит,

Кадерлене саклау гадәте.


Вакыт бар ул, әгәр уйлана алсак…

Ул вакытның каян килгәнен.

Гомер озынлыгы итеп безгә,

Кемнең кешеләргә биргәнен.

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх