Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 29
Печән чапкан вакыт
ОглавлениеПечән чапкан вакыт, җәй көннәре,
Тигез хәтфә кебек болыннар.
Атлар өчендә бит печән өсте,
Йөгерешеп уйный колыннар.
Балачаклары бит аларныңда…
Тәүге тапкыр алар болында.
Безнеңдә, шундый чак бар иде,
Гомерләрнең озын юлында…
Бөтенесе гел беренче тапкыр,
Барысыда булган яңалык.
Кайда алар ничек сакланадыр…
Вакыт вакыт ала яңарып…
Хәтер китаплары исән әле.
Бик күпләре язып куелган.
Юллар булып, алар өстәләләр,
Укыр өчен алып куеннан.
Печән өсте… аннан көзләр килә,
Уңышлары булып, җыйганның,
Хәләлләре күбрәк булса иде,
Файдалары булмас, тыйганның…