Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 37

Тамырлар

Оглавление

Тамырлары була hәр әйбернең,

Агачларның, хәттә гөлләрнең.

Күл буенда үскән тонбыекта,

Тамыр җәя суда… күлләрнең.


Җан иясе, нәселендә таба,

Тамырларын, нәсел җебендә,

Тамырлары аны саклап килә,

Яшәгәндә җирнең йөзендә.


Тамырлары була гамәлеңнең,

Кыла алган бөтен эшеңнең.

Дәвам итә, исән – иминлектә,

Тамырлары, камил кешенең.


Тамыр бит ул бик тирәнгә китә,

Мең яшәрлек агач – имәннең.

Тамырлары саклый ала бары,

Яшәргә дип җиргә килгәннең.


Сиңа кадәр булганнарны сакла,

Синнән соңда калсын тамырлар.

Әдәп саклап әгәр яши алсак,

Тамырларда таза калырлар…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх