Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 42

Хыял аты…

Оглавление

Кичә генә кебек ул вакытлар,

Басу юлы, аның тузаны…

Шул буладыр, кинәт аңлый алу,

Бик тиз кебек, гомер узганын.


Әллә ниләр эшләр кебек идем,

Әллә ниләр кала эшләнми.

Хыял аты haман жигүледә…

Алга ашкынып, инде кешнәми.


Күпме калды, матур теләк булып,

Хыялларга тирән күмелеп.

Агач булып алар үсмәгәннәр,

Тормыйлар шул хәзер күренеп.


Йөрәк яшь дип кемдер хыяллана,

Карт акылга, нигә яшь йөрәк.

Бала акылы кайту кебек бит ул,

Бәйрәмнәрдә йөзәр яшь теләп.


Яшьлек чакка, дөрес сылтап була,

Картаюны таный алмыйча…

Үткән гомереңне вакыт вакыт,

Дөрес итеп саный алмыйча.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх