Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24
Бүгенең
ОглавлениеАртка карап, алга барам бугай,
Буйсындырып булмый уйларны.
Якын итеп әллә кайчан үткән,
Күңел түрләренә куйганны.
Ерактагы сабантуйларны…
Сибелгәндәй үткән юлларымда,
Җыя барган бөтен күчтәнәч.
Онытканы… күңелләргә ул чак,
Хисләр булып кабат күчмәгәч.
Хәтердә гөл булып үсмәгәч.
Язылганнар күңел дэфтәренә,
Хәзер бары, аны укыйбыз…
Шактый әйбер анда язылганга,
Уйланырга, кайчак туктыйбыз.
Онытылып аннан йоклыйбыз…
Дөрләмидә… бары үтеп бара,
Сүнгән учак кире кабынмый…
Мохтаҗлыктан- булган ул җылыны,
Чаралар юк… бары сагынмый.
Башка юлы барыбер табылмый.
Бер мизгеле кинәп тотып калып,
Җибәрмичә озак йөргәндәй…
Тикшерергә теләп хисләреңне
Уйларыңны синең белгәндәй.
Синең бүгенеңнән көлгәндәй.