Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30
Гомер җиле
ОглавлениеГомер җиле кебек тормышларда,
Аллаhының безгә биргәне.
Аның булган барлык сынаулары,
Һәм күрсәткән безгә ярдәме.
Уңай җилләр, юлны җиңеләйтә,
Каршы иссә… кеше чыныга.
Җилгә оча, я саклана ала,
Хыялларда… булган чыныда…
Абындыра җилләр, ашыктыра,
Хыялларны кайчак үзгәртә.
Ул җилләр бит, адаштыра ала,
Кыйбланны хәттә үзгәртә.
Югалуы түгел… таба алмау,
Җилләр кинәт тынып калсада.
Барган юлың аңлый алынмыйча,
Билгесезлек булып барсада…
Вакыт җитә, җилләр исми кебек,
Кеше бетә әллә күнегеп…
Ул җилләрне әллә сизмәс була,
Дөнья эшләренә күмелеп.
Гомер җиле исә икән әле…
Ул исмәсә, без бит булмыйбыз.
Чынбарлыктан әллә качмак булып,
Җилдәгедәй гамәл кылмыйбыз…