Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 41
Сөенү
ОглавлениеКүмелә ул шатлыкларга,
Шуны тоеп сөенә.
Эшкә чыгып киткәндә дә,
Кайтканда да өенә…
Өмет булган, хыялпары,
Барлыгына сөенә…
Үзе юлларыннан бара,
Йөрми кеше көенә.
Сөенерлек була икән,
Язмышының бүгене.
Шундый халәттә буладыр,
Сөенерлек күңеле.
Сөенә күңел, сөенә,
Сөенә белгәненә.
Юлларында сөенерлек,
Сәбәпләр күргәненә.
Таңнар атуга сөенә,
Яңгырлар яуганына.
Сөенечләргә уралып,
Тормышлар барганына.