Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21

Тынычмы

Оглавление

Тыныч кына кемдер яшәп ята,

Тамагым тук, өстем бөтен дип.

Бүгенгесе бары учак булса,

Калганнары аның төтен дип.


Юлга чәчеп булган ядкәрләрне,

Дога тапмый, тотып укырлык.

Нигә диеп сорап торасыда юк,

Кеше арбасына утырдык…


Табынулар китте ялтырыйкка,

Шәмнәр тотып бәйрәм итәбез.

Кая баруларны белә алмый,

Озакламый «барып җитәбез»…


Битарафлык гади әйбер хәзер,

Кысылмыйча яшәү, файдалы…

Алыштырып телне, динне, илне,

Тормышларын күпләр «җайлады»,


Онытыла иман, әдәб сүзе…

Имансызлык кабул ителә.

Гаделлек hәм намус сүзе кая,

Аларсызда… тормыш ителә.


Болар барсы яңа әйбер түгел,

Бик күп еллар элек язылган…

Иман зәгыфлеге авыруы,

Безгә бүген килеп кагылган.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх