Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13

Күңел дәфтәре

Оглавление

Ярый әле артка карап була,

Искә алып инде үткәнне.

Юл башыннан инде ерагырак,

Аңлый алып… шактый киткәнне.


Күңел дәфтәрендә барысыда,

Иренмичә бары карыйсы.

Китап шикелле үк булмасада,

Калын дәфтәр, болай ярыйсы.


Шулдыр инде булган байлыгың,

Кирәк чакта ачып карарга.

Онытканны искә төшерергә,

Югалтканны эзләп табарга.


Серләредә, шунда яшерелгән,

Хыял булып калган күпләре.

Бөтенесе анда сакланадыр,

Кеше гомерләре үткәне..,


Кулга алыр вакыт шул дәфтәрне,

Көндәлектәй карап «актарып»…

Уфтанырлык урыннарын табып,

Тыныч кына кайчак «мактанып».


Башка берни аңа өстәп булмый,

Дәфтәр тулган, язар урын юк…

Язылганнан башка бер адымда,

Синең инде үткән юлың юк.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх