Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11
Чара юк
ОглавлениеКемгә авыр, кем күнегә,
Замана шартларына…
Сәбәпләре иксез чиксез,
Борчуга… шатланырга.
Кеше түзми, яраклаша,
Камбала балыгыдай…
Балык кебек сөйләшербез
Дөньялар барса болай.
Ашыгалар чәйнәүчеләр…
Сагызлардан туйдылар.
Кеше чәйнәп… тамак ялгап,
Акылларын җуйдылар.
Хәкимнәрдә гаеп микән,
Алар – язмыш коллары.
Гыйбрәт алып калу өчен,
Яшәүе… hәм булганы…
Шуңада әйткәннәр инде,
«Кабатланмый язмышлар».
Әллә безгә» сәләм бирә»,
Кайтып, кылган ялгышлар…