Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16
Көзме
ОглавлениеКемнәр белә язмыш көзе кайчан,
Картлык көне генә буламы…
Әллә инде күптән узып киткән…
…Сизелмичә бүген узамы…
Ниләр эшли алып язын – җәен,
Иң кыйммәтле матур чорларын.
Җыя алып күпме хисләреңне,
Хәтер йомгагына чорнадын…
Тоя алып кояш нурларыннан,
Яктылыклар, табып өметләр.
Исрафка үткән вакыт өчен,
Кемнәр микән килеп үгетләр.
Сүнмәс учак булып яшәү дәрте,
Кабына алып көчләр биргәндә.
Читтә калмый, сәләм бирделәрме,
Кайгы, шатлыкларың килгәндә.
Мактанулар яки макталулары,
Кеше өчен артык кыйммәтме.
Җирдәгесе, җирдә генә кала,
Төзәтәсе барысын килмәсме.