Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6
Әрем исе
ОглавлениеӘрем исен кемнәр хәтерләми,
Авылларда туып үскәннәр…
Әрем исе кебек ачы диләр,
Кайвакытта инде үткәннәр.
Ачы әрем исе, ачымы соң…
Әрем исе ачы булалмый.
Башкалары… кеше күңеленә,
Әрем исе кебек тулалмый.
Әрем исе, җәйнең исе кебек,
Хәтерләрдә кала уелып…
Тарата ул җилдә хуш исен,
Көзләр җитми, бетми коелып…