Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19

Күңел ачкычы

Оглавление

Күңел ачкычлары диелә бит,

Теләк теләп дога кылганда.

Тәүге адымынны тоя алып,

Гыйбәдәткә теләк туганда.


Күңел ачкычлары бирде дибез,

Хикмәтләрне бераз аңласак.

Күңелләргә юлын таба ала,

Иман сүзен тирән санласак…


Ябык күңел берни кабул итми,

Нинди генә вагазь булсада.

Кеше күңеленә салып булмый,

Изге сүздән генә торсада…


Хикмәт сүзе – ул күңелгә ачкыч,

Таба алу андый сүзләрне…

Ә бүләкли Раббымыз бары,

Иман юлларында түзгәнне.


Ачкыч бирсен безнең күңелләргә,

Иман нурларына ачарга…

Тәүбәгә дә, гыйбәдәтләргә дә,

Юллар ачык була кайчанда…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх