Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15
Җәйләр китә
ОглавлениеЙолкып алган кебек күңелемнән,
Бу жәйләрнең соңгы көннәрен.
Җәйнең яңалары якын кебек,
Булмагандай җәйләр күргәнем…
Җимешләре җәйнең акырынлап,
Агачлардан җиргә коела.
Язмышларда җәйләр кебек үтә,
Булмаганда кебек… тоела.
Эсселектә, салкын җиле исеп,
Ялган рәхәтлек булсада…
Шөкер итә алыр идек микән,
Еллар буе җәйләр торсада.
Шуңадырда сары яфраклар,
Яшел җәйнең төсен үзгәртә.
Беләбезме җәйнең кадерләрен,
Ничә тапкыр җәйләр күрсәктә.
Балачаклар ихлас чаклар була,
Ятып чирәмнәрдә аунарга…
Вакыт җитми әдәм баласына,
Яшәү рәхәтлеген аңларга…