Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18

Ышанмаучылар

Оглавление

Матур исем уйлап табалганнар,

Имансызга медаль – атеист…

Асылында ниләр ята икән,

Әллә артист, әллә аферист…


Ышанмаучы кеше булганына,

Ялган булган әйткән сүзләре.

Хезмәтчеләр булды тыңлаганнар,

Сизмичәдә калып үзләре…


Коммунизм әнә үтеп китте,

Атеистлар калды коелып.

Бердәм байлар өйе ясадылар

Бөтен буржуй бергә жыелып…


Кара төтен чыга торбалардан,

Кара болыт булып күкләргә.

Нефть акчалары кая ага,

Билгеледә түгел күпләргә.


Халык шул ук, алар кая барсын,

Үз өлеше аңа эләкте…

Ул тырышып олы йорт төзеде,

Буржуй аннан налог түләтте…


Яшь ялагай күптән бабай булды,

Ышануы буенча атеист…

Асылында ничек булды микән,

Әллә артист, әллә аферист.


Татарчасы гади булган икән:

«Ышанмаучы, ерак иманнан.

Коммунизм диеп алдаганнар,

Үзләренө байлык җыйганнар.


Халыкныкы – аларныкы булды,

Нефть вышкаларын бүлделәр.

Яңа хуҗалардан дөнья тулы,

Кешеләрдә аңа күнделәр…


Ыспай атлап яңа хуҗа килә..

Озатып йөри дуслар- куштаннар.

Машинада озак утырганнан,

Йомарланып беркән ыштаннар.


Кешеләргә табыну олы гөнах…

Озакламый булыр җимеше.

Байлык белән коллык җитәкләшеп,

Безгә кабат кайтып килеше…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх