Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14
Соң булсада
ОглавлениеАдашулар бары юлчы өчен,
Алдашулар читен сүзсезгә.
Барысыда шулай языладыр,
Авырлыкка кеше түзсенгә.
Хыял юлларында бәхет эзләп,
Күпме вакыт китә әрәмгә…
Гомер үтә, вакыт җитә алмый,
Карар өчен күккә, галәмгә…
Дөнья ача hәркем үзе өчен,
Аңламыйча булган канунны.
Кеше сайлый, хыялына багып,
Сукыр кебек юлдан баруны…
Үз юларын таба бик күпләре,
Үтәр юллар инде беткәндә…
Бик соңарып килгән бәхеттәй,
Ерак булган… аны көткәндә.
Тормыш мәшәкате күмеп китә,
Чүп үскәндәй барыр юлларга.
Шуңада ул соң булсада килә,
Язмышыңда синең булганга…