Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 17

Кайту җире

Оглавление

Тагын үттеп китә шулай җәйләр…

Быел менә тагын кайталмадым.

Җылы хисләр инде үткәннәрем,

Кайчан җае килеп, кайталганым.


Ике җирдә бергә булу кыен,

Ике юлның берсен сайлыйсың.

Кайвакытта сәбәп булмагандай…

Барыр җирләргәдә бармыйсың.


Кирәге бар… тиешләре бик күп,

Кайсын ташлап, кайсын башларга.

Күпмеләре үтәлмичә кала…

Теләкләрең баштан ашканда.


Кайту сүзе ниләр аңлата соң,

Булса синең торган җирләрең.

Ниләр бирә синең күңелеңә,

Туган якка кайтып килгәнең.


Берәү генә кебек кайту җире,

Кая тартса синең күңелең…

Аңлый алу, язмыш кайчан яза,

Кайтмый калу мөмкин түгелен.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх