Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8
Байракчы
ОглавлениеҮз байрагың бар чагында,
Чит әләмнәр күтәрмә.
Үз халыкың якын булса,
Хезмәт итмә бүтәнгә.
Император флаглары,
Кемнәр өчен якындыр…
Ике флаг күтәргәннәр,
Ике ирле хатындыр…
Илләр символы флаглар,
Билгедә ул, тамгада…
Ике байрак була алмый,
Кыйбласы баргада.
Кызыл флаг, аклы зәңгәр,
Кемнәр кемгә сатылды.
Кемнәр ихласырак булган,
Менә хәзер ачылды…
Яшь пионер комсомоллар,
Күптән үсеп җиттеләр…
Патша байрагын күтәреп,
Дөнья буйлап киттеләр.
Ялган булган барысыда:
Тантаналы… антлары.
Ленин бабай юлдашлары,
Капиталист картлары…