Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2
Хыял+чынбарлык
ОглавлениеБик беләсе килә иртәгәсен,
Ниләр безне көтеп торганын.
Көтмисеңдә кебек алай артык,
Хыялларда гына булганын.
Кайда ничек аның урыннары,
Өметләрең, хыял, чынбарлык…
Авыр сынаулары кайда көтә,
Көчең җитә алып, чыдарлык.
Искитәрлек, кеше язмышлары,
Барысыда аңа бирелгән…
Үзе сайлап барган юлларында,
Таба алу… туры киленгән…
Яхшы әкият кебек бөтен тормыш,
Кызыл сызыкларын тоя алсаң.
Аның чынбарлыгын, хыял белән,
Тоташтырып әгәр куя алсаң.
Үпкәләргә, күңел төшерергә,
Сәбәпләр юк җирдә торганда.
Язмышыңны алдамаска теләп,
Үзеңәдә, ихлас булганда…