Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3
Ерак юллар
ОглавлениеЕракларга юллар алып китте,
Туып үсеп җиткән җирләрдән.
Ничә тапкыр хисләр яңаралды,
Шул юллардан кайтып килгәннән.
Каршы ала, озатып кала иде,
Басу капкалары булганда…
Чик сакчысы кебек, үткәннәрне,
Тыныч кына, карап торганда…
Яңгырлары күпме юлдаш булды,
Ул капкалар аша үткәндә…
Күпме кеше белә алмый калган,
Кайта алмаска чыгып киткәндә.
Язмышларны бүлеп урталайга,
Ул капканың ике ягына…
Кушыла алмый, нидер югалгандай,
Җитә алмый кеше җанына.
Сирәк кеше кире бара ала…
Киткән юллар алар, түгелдер.
Үткән юлын сагынып уйланучы,
Моң чолгаган ялгыз күңелдер…