Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20
Җәйле еллар
ОглавлениеКичә генә килгән кебек җәйләр,
Бүген инде көзгә ялгана…
Эсселәре булды… ә җылысы,
Җиталмаган кебек җанга да.
Җәйләрне бит тотып карагандай,
Матурлыгын тоя алуың…
Ничә тапкыр гомер юлларыңда,
Җәйле еллар җыя алуың…
Жәйге еллар диеп исемләдем,
Хәтерләрдә уелып калганын…
Матур чаклары дип гомерләрнең,
Еш сагынып искә алганын…
Күңелләрдә чәчәк аткан чаклар,
Олы юллар, көтә… чакыра…
Хисләр белән яши торган вакыт,
Ашыккан чак юллар чатына.
Җылы вакыт, язмыш юлларының,
Бөтен тормыш жәйләр шикелле.
Шуңа атадым жәйле еллар диеп…
Җәйләр кебек үтеп кителде…