Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22
Якташ
ОглавлениеЯкташлар була авылдаш,
Авылдан ерак барсаң…
Райондашта якташ була,
Шәhәрдә яшәп калсаң.
Казаннан да ерагайганда,
Татарстан – якташлар…
Чит илгә чыгып киткәндә,
Кемнәр була якташлар…
Ватандашлар якташлармы,
Бергә яшәп яткачтан…
Туган ягын оныталмый,
Туган яктан ятлашкан.
Сабакташлар, иптәшләр,
Хезмәттәшләр, акбашлар…
Кая гына барсакта без.
…Кеше өчен якташ бар.