Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28
Яңадан
ОглавлениеЯңадан мин туган кебек булам,
Дөньялар көндә яңа кебек…
Элек күзгә чалынмаганны,
Яңалыклар кебек итеп күреп…
Кире баштан, тәүге тапкыр,
Кичерешләр килә өр яңа
Гомер учаклары дөрли әле…
Мәңге сүнмәс кебек, гел яна.
Онытканнар кире искә төшә,
Ялгышлары борчый күңелне.
Барысыда бергә кушылалар,
Яңа тормыш итеп бүгенне.
Хисләр яңа, элек булмагандай,
Онытыла кайчак чынбарлык.
Күңел халәтедә кайвакытта,
Онытылып, җырлар җырларлык.
Чынлыкта, дөнья ул төрлечә,
Ничек күңел кабул итә ала…
Күрмәгәннәр ерак… читтә кала,
Күргәннәре сиңа була ала…