Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 33

Барабыз

Оглавление

Барабызда барабыз…

Үзгәрәме арабыз.

Барыр юллар булмагандай,

Яңа юллар салабыз.


Кая таба, кемнәр белә,

Кемнәр күрә юлларын.

Уйламыйча, аңламыйча,

Дөрес, ялгыш булганын.


Барабызмы, чабабызмы,

Аргамактай узышта…

Безнең артта беркемдә юк,

Китүче юк узыпта…


Кемнәргә иярәбездә…

Юлдашларыбыз кемнәр…

Бер файдасыз булмаслармы,

Юлда үтелгән көннәр.


Барабыз әле барабыз,

Якынаймый арабыз…

Кушылмаган җирдә йөреп,

Аймыл булып калабыз…


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх