Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12
Уйлыйбызмы
ОглавлениеЗарланганга, зар өстәлә,
Шат булалсаң, шатлык килә.
Ихлас белән сораганда,
Бирми калмый, барыбер бирә.
Сыйфатларың бары юлдаш,
Начар сыйфат тормыш боза,
Ничек кенә яшәсәкдә,
Язмыш юлы үтә, уза…
Иманлыда… имансызда,
Көн артыннан көн уздыра.
Кем кадерен белә ала…
Әрәм итеп, кем уздыра.
Начар юллар ник сайлана,
Матур булып күренгәнгә…
Кушылганнар үтәлмичә,
Шикле әйбергә үрелгәнгә.
Нәфес көчен җиңәлмыйча,
Хыялларың сүрелгәнгә.
Чишмә суы кебек тормыш,
Әчә алмый түгелгәнгә.
Язмыш юлы язылсада,
Язылганны уку кирәк…
Кояш сүнгән кебек җирдә,
Сәгать чаңы сугар кинәт…