Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 46
Күңел нинди
ОглавлениеАллаh cүзен, сүздә кушып кушып,
Гыйбәдәттә әгәр булмасак,
Кушканнарын аның үтәмәсәк,
Гамәлләрен белеп кылмасак…
Купшы кием, купшы сүзләр алар,
Тамашалар өчен бик кирәк.
Күз буяуга барысы ошап кала,
Шөкер сүзең булса бик сирәк.
Күңеленә hәркем үзе хуҗа…
Ниндиләрдән генә булсада.
Азлап азлап ул күренеп ала,
Нинди генә гамәл кылсада.
Бер карашы, бер җөмләсе житә,
Кешеләрне кайчак аңларга.
Кеше гомередә бит аз була,
Кайбер күңелләрне аңларга.
Серле дөнья кебек ул күңелләр,
Белеп бетерү мөмкин түгелдер.
Безне җиhан белән бәйләүчедә,
Кешеләрдә, шул ук күңелдер.