Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 51

Гаделлек

Оглавление

Гаделлек сорыйбыз, эзлибез,

Кайвакыт, тәләпләр итәбез.

Без аны яшәүдә, тормышта,

Күпвакыт беряклы итәбез.


Әйбернең хакы бар, чамасы,

Изгелек сорыйдыр җавабын.

Сораулар дөресме үзеңә,

Эшеңдә күрмәсәң савабын.


Гаделлек туганча, дусларча,

Тик сорау шикелле булмасын.

Гаделлек күңелдә булганда,

Беркайчан буш гамәл булмас ул.


Язмышка буйсыну гаделлек,

Ул синең тормышта өлешең.

Кадерен белә алып, алдамый,

Алданмый яшәвең… йөрешең.


Гаделлек яхшыга омтылу,

Холыкка әйләнеп күңелдә.

Кылынган саваплы гамәлдәй

Таяныч, ышаныч бүгенгә.


Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх