Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 45

Утырасы иде

Оглавление

Әйтәсeләр байтак җыелганra…

Бер утырасы иде сөйләшеп.

Кайвакытта җиңелермен кебек,

Авыр уйлар белән көрәшеп.


Үкенгәннәр, әллә үтелгәннәр,

Кабат – кабат килә уйларга.

Шикле хисләр кинәт усалланып,

Теләгәндәй тотып кыйнарга.

Кереп оялаган йөрәгемә,

Гомер чыга алмаслыклары.

Юллар көтә кебек никтер алда,

Үзең теләп бармаслыклары.


Утырасы иде бер сөйләшеп,

Фикер киңәш белән, кичләрен.

Таралырлар иде шул вакытта,

Авыр болыт кебек хисләрем…


Сынаулары булсын – барысыда,

Шулай итеп, кабул итәек…

Барысыда үтә бу тормышта,

Бу халәттә… сабыр итәек…


Утырасы иде бер сөйләшеп,

Уйлар хисләр белән бүлешеп.

Иң кыйммәте шундый кеше булу,

Сөйләшерлек, шулай күрешеп…

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Подняться наверх