Читать книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 54
Таңнары, чишмәләре
ОглавлениеТорамы соң бездән таңнар ату,
Ничә тапкыр алар атсада.
Артык мөhим микән кеше өчен,
Бәхетләрен кайда тапсада.
Без саныйбыз анын атканнарын,
Һәркемнеңдә үзе таңнары.
Яңа көннәр туып… гомерләрнең,
Була инде үтеп барганы…
Гомер сәгатләре кебек таңнар көннәр,
Берсе артыннан, берсе ашыга.
Ә елгасы ага, ага шулай,
Кайта алмый чишмә башына.
Челтрәп аккан чишмә тавышыдай,
Еракларда кала балачак…
Сусаганда… сусамаганда да,
Чишмә суы татлы булачак.
Әй чишмәләр, кайда калдылар соң,
Агымнарын саклый аламы…
Элеккечә кебек булмаса,
Чиста сулар челтерәп агамы.